Җаваплар сатылмый
28 майда БДИ башлана. Мәктәптә юньләп укымаганнарның терсәк тешләр, баш кашыр вакыты җитте. Рособрнадзор башлыгы Сергей Кравцов имтихан алдыннан тагын бер тапкыр чыгарылыш укучыларын бары үз белемнәренә генә таянырга чакыра. Психологлар исә яхшыга өметләнергә киңәш итә.